Быел үзешчән театрлар арасында уздырылучы “Идел йорт“ республика бәйгесенең Чаллыдагы зона этабында Девәтернә Мәдәният йорты каршында эшләүче “Картаямыни соң йөрәк“ халык театры коллективы Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар“ драмасы белән “имтихан“ тотты. Жюри әгъзалары “энә күзеннән“ уздырдылар безне.