ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Педагогик эшчәнлеген Әгерҗедә Иж елгасының сул ягында урнашкан ярдәмче интернат- мәктәптә башлаган, безнең сыйныф җитәкчесе булган, аннан хезмәт юлын Кырынды балалар бакчасында тәрбияче булып дәвам иткән хөрмәтле укытучыбыз, тәрбиячебез Рәмзия апа ШАБАЕВА өчен 2017 – юбилейлар елы. Аның педагогик эшчәнлегенә 40 ел тулса, үзе шушы көннәрдә 60 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды.

Әнә шулай ди Кырынды мөнәҗәтчесе Рәзилә ханым Бикташева. Ул күптән түгел Бөгелмәдә “Зәйтүнә“  төбәкара мөнәҗәтчеләр фестивалендә катнашып, Диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Имтиханны вакытыннан алда тапшыру этабы:

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда татар милли бәйрәме – Сабантуйны уздыру турындагы Указга кул куйды.

Салагыш авылында елдагыча кышны озату, язны каршылау йоласы “Карга боткасы” уздырдык.

“Милли кухня” рубрикасында без, гадәттә, төрле милләт вәкилләренең гаиләләре, аларның ризыклары белән таныштырабыз. Ә бу юлы “ике куянның койрыгын берьюлы тотарга“ җай чыкты. Күптән түгел Сарсак-Омга клубы каршында эшләп килүче “Зарни сизьыл” ансамбле янында кунакта булып кайткан идек. 

Кичке сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр хәмер, составында спирт булган сыекча (фанфурик), гомумән, законсыз рәвештә алкогольле эчемлекләр сату белән бәйле гамәлләр турында ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең “Халык контроле“нә хәбәр итсәгез, мәгълүмат дөреслеккә туры килгән очракта 1-3 мең сум күләмендә премия түләнәчәк.

Кайбер яшь ханымнарның декрет ялында утырганда да үзләренә шөгыль табуларына, шуннан азмы-күпме керем алуларына афәрин дими, ни дисең...

Уразайда яшәүче Фаиз абый ТИМУРШИН турында “андагы анекдот бер капчык“ дияргә яраталар.

Быел шәһәрдә җыелган үзара салым акчасының бер өлешен Әгерҗе елгасын чистарту өчен тотарга планлаштыралар. “Авангард“ үзәгендә Яшьләр парламенты, “Кировское“ ТОСы, 2нче мәктәпнең “Тургай“ табигый-эзләнү берләшмәсе әгъзалары, урман хуҗалыгы белгечләре катнашында узган очрашуда сүз әнә шул хакта барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International