Пәнҗешәмбе көнне район хакимияте бинасында Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Әгерҗе районнары вәкилләре катнашында “Халык контроле“ дәүләт мәгълүмати системасына килгән хәбәрләрне карау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне әлеге стстеманың баш модераторы – ТРда кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская алып барды.
Моннан 122 ел элек күренекле драматург Таҗи Гыйззәтне биргән Барҗы-Умга авылына барган саен биредәге матурлыкка, халкының ягымлы, кунакчыл булуына сокланып кайтабыз. Йөз кешеле генә булса да, Барҗы-Умга әле дә гөрләп яши. «Халык бик актив бездә. Гөрләтеп эшли дә, шаулатып бәйрәм дә итә белә», диләр авыл активистлары.