ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Кырынды халкы авылның элеккесен, хәзергесен, аның кешеләрен “ташка уеп калдыручы“ үз тарихчылары булу белән бик бәхетле. Аксакал язучы Габдулла абый ГАЛИЕВ башыннан кичкән, үз күзләре белән күргән фаҗигале, истәлекле вакыйгаларны күптән түгел басылып чыккан “Кырынды авылы тарихыннан хатирәләр“ китабында тасвирлый.

Бүген төнлә район хәрби комиссариатыннан алты егетне – Сокманнан Әлфис Нәбиуллин, Салагыштан Ришат Әхмәтшин, Әгерҗедән Айрат Нәфыйков, Андрей Идрисов, Варкләд Аулдан Инсаф Молчанов, Иске Чекалдадан Сергей Королевны тантаналы төстә армиягә озаттылар.

Узган атнада район хакимияте  бинасында Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Әгерҗе районнары вәкилләре катнашында  “Халык контроле“ дәүләт мәгълүмати системасына килгән хәбәрләрне карау буенча киңәшмә узды.

Казанда ТР фәннәр Академиясе, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды оештырган М.И.Мәхмүтов исемендәге “Фәнсар” II Республика фәнни-практик конференциясе конкурсының очный турына Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә төп гомумбелем бирү мәктәбеннән икътисад һәм тарих юнәлешләрендә тарих һәм география укытучысы Илдус Шәйхетдинов җитәкчелегендә дүрт укучы катнашты.

Кыштан соң “йончып“ калган юлларны төзекләндерү эшенә юлчылар күптән кереште инде.

Иж-Бубый авылында мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган дүртенче Буби укулары узды. Районыбыз укучыларыннан тыш, анда Ижау педагогия көллияте студентлары да катнашты.

“Шәһәрдә яшәп карадым инде мин. Чаллыда да, Ижауда да эшләдем. Әмма калада үземә урын табалмадым. Туган авылым Тәбәрлегә кайтып, Руслан белән эшли башлагач кына күңел тынычланды“, – ди Шамил ӘХМӘТОВ.

 

9 Майда Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында быел да “Үлемсез полк“ акциясе уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International