ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Шаршады башлангыч мәктәп-балалар бакчасында  4 нче  сыйныф өчен    соңгы  кыңгырау  чыңлады. Беренче  баскычларын  тәмамлап  икенче  елга  бу  укучылар Көчек  мәктәбенә  юл алачаклар.

Бүген, 25 майда, районыбызның 99 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады. “Соңгы кыңгырау җыры – бу хушлашу җыры“ дип җырладылар егет-кызлар мөстәкыйль тормышка озатучы мәктәпләренә, хөрмәтле укытучыларына, кадерле әти-әниләренә рәхмәт белдереп.

Район үзәк хастаханәсе табибы Юрий ФИШОВны күпләр яхшы хәтерлидер. Шушы көннәрдә аңа 60 яшь тулган булыр иде. Әлеге уңайдан шәфкатьле доктор һәм яхшы кеше турындагы хатирәләрне тагын бер кат күңелдә яңартып алырга булдык.

Әгерҗе ЗАГС бүлеге республиканың Яр Чаллы, Түбән Кама, Актаныш, Тукай, Минзәлә, Алабуга һәм Әгерҗе шәһәр-районнарыннан берсеннән-берсе гүзәл кыз-ханымнарны “Тантаналарны иң яхшы алып баручы” республика бәйгесенең зона этабына җыйды.

Көчек авылы кызы Миләүшә ГЫЙМРАНОВА һәм Тирсәдән Альмира ХӘБИБУЛЛИНА кул көрәше буенча Польшаның Катовице шәһәрендә узган Европа Чемпионатыннан медальләр белән кайттылар.

Әгерҗедә узган ел нигез салынган Балалар иҗат йортында һәм физкультура-сәламәтләндерү компексында төзелеш эшләренең кызган чагы. Әлеге объектларны кулланылышка тапшырырга өч кенә ай вакыт калып бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International