ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2017 ел
җомга

12 июньдә “Яшьлек“ паркында райондашларны түбәндәге бәйрәм чараларына көтеп калалар.

Машина руле артына салмыш хәлдә утыручыларның яртысы халык ярдәме белән ачыклана. Бу хакта һәм районда рульгә исерек килеш утыручылар белән бәйле хәлнең торышы турында ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВ белән әңгәмә кордык.

Бүген 2нче мәктәп базасында унберенче сыйныфны тәмамлаучылар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар. Бу – алар өчен соңгы мәҗбүри имтихан. Егетләр-кызлар имтихан биремнәрен өч сәгать утыз минут эшлиләр. Имтихан сәгать 10да башлана.  

 

Район башлыгы Валерий Макаров шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөтнең бер килограммы өчен түләнә торган бәя унсигез сумнан да ким булмаска тиеш дигән катгый таләп куйды.

Сабан туеның матур бизәге – ул ат чабышы. Юкка гына “ат чабышыннан башка узган милли бәйрәмне гармунсыз туй белән чагыштырмаган инде борынгылар. Бәйрәм көнне иртәнге сәгатьләрдә үк халык машиналарга төялеп нәкъ менә әлеге ярышны карарга килә. Җилдән җитез атларга, аларның кыю җайдакларына ничек көч бирәләр алар?!

 

Варкләд-Бодья халкына “Сез бик тырыш та, эшчән дә. Җир җимертеп эшли дә, рәхәтләнеп ял да итә беләсез” дигән бәяләмә биредә “Родина” һәм “Родник” колхозлары булганда ук бирелгән иде. Моның әле дә шулай булуына күптән түгел  тәүге тапкыр үткәрелгән Авыл көнендә тагын бер кат инандык.

Район үзәк хастаханәсенең ак халатлы шәфкать ияләре Казанда узган “Сәламәтлек“ республика спартакиадасыннан өченче урын алып кайттылар. “Тәүге тапкыр финалда катнашып,  пьедесталның өченче баскычына күтәрелү безнең өчен зур сөенеч булды“, – ди районның баш табибы вазифаларын башкаручы, команда капитаны Эдуард Овчинников.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International