“Узган ел беренче тапкыр төп комбайнчы буларак туган як кырларыннан уңыш җыеп алуда районда өченче урынга чыккан идем. Быел да әлеге мөһим кампаниягә старт бирелүгә үк үз алдыма “сынатмаска“ дигән бурыч куйдым“, – ди “Биектау“ бүлекчәсенең иң яшь комбайнчысы Алексей КРАСИЛЬНИКОВ.