ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Девәтернә авыл җирлегендә Республика көне уңаеннан Татарстан флагы тасмалары таратылды.

30 август – Республика көнендә яңгыр яву сәбәпле, бәйрәм чаралары 1 сентябрьгә күчерелгән иде.

 

Район Мәдәният сарае каршында эшләп килүче Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле кичә – Республика көнендә Казанда “Уйнагыз, гармуннар“ фестивалендә катнашты. Әлеге фестиваль быел 34нче тапкыр узды.

 

Нәсимә апа ӘХМӘТҖАНОВА Салагыш почта элемтәсе бүлекчәсенә урау юллар аша килә. Башта “Пушкин“ колхозында кассир-бухгалтер булып эшли, аннан Салагыш авыл җирлеге Советында хисапчы вазифасын башкара. Үз эшенә бик җаваплы караган төгәл белгеч, кайда гына эшләсә дә, җитәкчелек һәм хезмәттәшләре тарафыннан ихтирам-хөрмәт казана.

Район ветеринария берләшмәсендә мактау сүзләрен бик мул яудырдылар аның адресына. Намуслы хезмәткәр, яхшы белгеч, кешелекле гаилә башлыгы. Бу – ветеринария табибы-терапевт Наил ХӘКИМОВка хас сыйфатларның бик азы гына.

Мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалында узган вакансияләр ярминкәсендә “Агрофирма–Әгерҗе“, “Нәүрүз“, “Луч“, “Сфера“ проект-төзелеш берләшмәсе“, “Булгар“ ширкәтләренең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре әгерҗелеләргә эш урыннары тәкъдим иттеләр.

Рульгә салмыш хәлдә утыручыларга кагылышлы тема әле дә актуаль булып кала. Якшәмбе көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган рейд моның шулай икәнлеген тагын бер тапкыр ачык күрсәтте.  

Республика көне алдыннан муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлегенә йомгак ясап авыл җирлекләренә машиналар бүләк итү – матур традиция.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханым дүртенче ел рәттән Республика көне алдыннан иң үрнәк гаиләләрне Казан Кремлендә кабул итте. Әлеге дәрәҗәле бәйрәмдә катнашкан 53 гаилә арасында Әгерҗедән август аенда бергә яшәүләренең 40 еллыгын билгеләп үткән Рамил–Лилия ЯСӘВИЕВлар да бар.

 

(“Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәте буенча)

“Нью-Холланд“ комбайнында

Илшат Минһаҗев (ярдәмчесе – Нияз Хуҗин) – 1058 тонна,


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International