Әгерҗе муниципаль районы

Яңалыклар

2017
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
октябрь
  • гыйнвар
  • февраль
  • март
  • апрель
  • май
  • июнь
  • июль
  • август
  • сентябрь
  • октябрь
05 октябрь 2017 ел., пәнҗешәмбе

  • 05.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Әгерҗе егете Рамазанга – исемле стипендия

    Болгарда узган мөселман белем бирү оешмаларының V форумы кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика уку йортларында белем алучы алдынгы студентларга, олимпиада, бәйге, викториналар активистларына исемле стипендияләр тапшырды.
  • 05.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Әгерҗе Мәдәният йорты сәхнәсендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

    “74 яшемә җитеп, мондый матур бәйрәмдә катнашканым, сәхнә түрендә хөрмәтләнгәнем юк иде. Җитәкчеләрнең өлкәннәребезгә карата әйткән җылы сүзләреннән күңел тулды. Һәр чыгышны яратып, сокланып карадым, концерттан яшәүгә дәрт алып кайтам“, – диде район Мәдәният сараена Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган тантанага Кадыбаштан килгән Мөкатдисә апа Батыршина.
  • 05.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче ханым бакчасын гөл итеп тота

    Үз күзләрем белән күрмәсәм, йорттагы, бакчадагы, урам яктагы искиткеч чисталык-тәртипне инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче 72 яшьлек Гөлфирә апа ФӘХРЕТДИНОВА булдыруына ышанмас та идем, бәлки. Әмма күргәч, бермәлгә сүзсез калдым...
  • 05.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Кәефең ничек, райондаш

    – Узган атнада күрше Удмуртиянең Ува бистәсендә район газетасының матбугат ветераны Надежда Зыкина язган “Хәтернең кайнар нокталары“ китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Хәрби дусларым чакыруы буенча миңа да әлеге чарада катнашу һәм чыгыш ясау насыйп булды.
  • 05.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Әгерҗе районында үлүчеләр күбрәк

    ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча сентябрь аенда Әгерҗе районында 29 сабый – 15 малай, 14 кыз дөньяга килгән. 31 кеше – 14 ир-ат, 17 хатын-кыз вафат булган. 20 пар никахын рәсмиләштергән, 11 пар аерылышкан.
  • 05.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Сокман мәчетле булды

    “Йөз елга якын вакыт узганнан соң Сокманда мәчет ачылу – бик зур вакыйга. Бергәләп Аллаһ йорты ачкансыз икән, анда җыйнаулашып йөрергә дә кирәк“, дигән фикер белән үрелеп барды әлеге авылда Аллаһ йортын ачу тантанасы.
  • 05.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Иң күп орденлы хезмәт алдынгылары – Исәнбайда

    Тип-тигез авыл урамнарына карыйм да, без кечкенә чактагы чокыр-чакырлы юлларны күз алдына китерәм. Хәзер авылда кышын да, яз-көз айларында да юлның беткәне юк, көзге кебек шоп-шома юллардан җилдерәбез генә, шөкер.
  • 05.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Сәхрәдән Әлфирә Исламова ике каенаналы йортка килен булып төшкән

    “Сәхрәнең иң уңган килене“, “үз кешебез“, “эшкә батыр, сүзгә тапкыр“, “сабырлыгына һәйкәл куярлык, зарлануны белми, кеше сөйләми“, “туганнары белән бер гаилә булып бик матур яши беләләр“. Бу сүзләр Сәхрә килене Әлфирә ИСЛАМОВА турында.
  • 05.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Әгерҗедә өч балалар бакчасында татар төркемнәре ачылды

    Педагогларның август конференциясендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина “районда милли белем бирү тиешле дәрәҗәдә куелса да, туган телдә белем алу белән колачлау җитми. Моны тиз генә төзәтү дә мөмкин түгел. Шулай да без бу юнәлештә эш алып барабыз“ дип белдергән иде. Быелгы уку елында милли бурычны тормышка ашыру буенча тагын бер адым алга ясалып, өч балалар бакчасында татар төркемнәре ачылды.
  • 05.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Әгерҗедән Сальниковларның күгәрченнәре – Россия чемпионнары

    Әгерҗедән спорт күгәрченнәре үрчетү тренеры Надежда Сальникованың кошлары Россия ачык милли чемпионатында җиңү яуладылар.

Битләр: ( 1 ) 2

Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования