Әгерҗе муниципаль районы

Яңалыклар

2017
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
октябрь
  • гыйнвар
  • февраль
  • март
  • апрель
  • май
  • июнь
  • июль
  • август
  • сентябрь
  • октябрь
09 октябрь 2017 ел., дүшәмбе

  • 09.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Әгерҗе пенсионерлары өчен курслар эшли башлады

    Узган атнада пенсионерлар “Өченче буын университеты“ның Әгерҗе районындагы бүлекчәсе тәкъдим итә торган түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышу һәм аларга язылу өчен “Авангард“ Яшьләр үзәгенә җыелдылар.
  • 09.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    БДИ буенча сорауларны Рособрнадзор җитәкчесенә бирергә мөмкин

    17 октябрьдә Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Сергей Кравцов ата-аналар белән бөтенроссия очрашуы уздырачак, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.
  • 09.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Бу атнада кайларда ут булмый

    12 октябрьдәКрасный борда Төзүчеләр (1-9), Маркин (1-27), Гора Марс (2-12), Яшьлек (3-25), Гагарин (1-24), Набережная (1-36) урамнарында 9-13 сәгатьләрдә, шушы ук авылда Октябрьская (1-18), Сельхозтехника (1-16), Совхоз (7-15), Яшьләр (1-89) урамнарында 13-17 сәгатьләрдә, Тобада 8-17 сәгатьләрдә;
  • 09.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Октябрь нинди яңалыклар алып килде

    1 октябрьдә бурыч аркасында чит илгә чыгуны чикләү белән бәйле канунга үзгәрешләр керде. Аның нигезендә суд приставлары 30 мең сумнан артык бурычы булганнарны чит илгә чыгу хокукын вакытлыча чикли ала. Әлегә кадәр ул 10 мең иде. Әлеге чара алимент бурычы булганнарга, сәламәтлеккә зыян салыну яки тәрбияләүченең үлеме белән бәйле зыян салыну, шулай ук милек яки мораль зыян буенча бурычларга кагылмый. Күрсәтелгән төркем бурычлылар өчен чит илгә чыгу буенча вакытлыча чикләү элеккечә – 10 мең сум кала.
  • 09.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Яңа Чекалда авылында нибары биш кеше яши

    XXI гасырда ике-өч өйдә генә ут янучы, урамнарында кеше буе үлән үсүче авылларны күрү кызганыч булса да, аларның юкка чыгуына юл куймаучы апа-абыйларның барлыгы горурлык хисләре уята. Яңа Чекалдага аяк баскач та шундый хисләр биләде күңелне. Күптән онытылган авылда бернидән зарланмыйча яшәүче апа-абыйларның булуы сокландырды безне.
  • 09.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Үзебезнең участок вәкиленә тавыш бирик

    7-16 октябрьдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында “Халык участок вәкиле“ Бөтенроссия бәйгесенең икенче этабы уза.
  • 09.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Салагыш китапханәсенең йөз еллык юбилеен бәйрәм иттеләр

    100 еллык бай тарихы булган Салагыш китапханәсе үзенең юбилеен бәйрәм итте. Җыр-биюләр, уен-бәйгеләр, котлау-бүләкләр белән үрелеп барган юбилей тантанасы озак вакытларга җитәрлек күңел күтәренкелеге бүләк итте.
  • 09.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Нурулла Гыймазетдинов министрлыкның Мактау грамотасына лаек булды

    30 елдан артык туган як кырларында иген игүче, быел “Дон“ комбайнында 1600 тонна ашлык суктырган “Наҗар“ ширкәте комбайнчысы Нурулла ГЫЙМАЗЕТДИНОВ ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.
  • 09.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Җитмештә дә әле Сез кирәк

    Көмешай ХӘБИБУЛЛИНАның гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куеп лаеклы ялга чыкканына күп еллар булса да, бер генә көн дә эшсез торганы юк. Үзе яшәгән Гагарин урамындагы күпкатлы йортта торак милекчеләре ширкәтен җитәкли ул. Моның өстенә, быелгы урып-җыю чорында Әгерҗедәге икмәк кабул итү пунктына хәзерләүләр һәм сыйфат инспекторы итеп эшкә чакырганнар аны.
  • 09.10.2017 Әгерҗе муниципаль районы

    Бу авыл хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен югары күрсәткечләр, матур уңышлар белән каршы алалар

    “Наҗар“ ширкәте сыер саву операторы Алсу ҖӘЛИЛОВА. 9 айда 1767 центнер, бер сыерга 4650 килограмм сөт савып алган. Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Битләр: ( 1 ) 2

Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования