ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 нче елның 30 нчы сентябрендә Девятерня авыл җирлеге башлыгы Юсупов Ф.М. Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан авылыбызның хөрмәтле ветераннары, авыл җирлеге оешмаларында эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларның өйләренә йөреп, күчтәнәчләр тапшырды. Бәйрәм уңаеннан хәл-әхвәлләрен белешкәне өчен ветераннар авыл башлыгына Рәхмәт белдерделәр.

 2017 нче елның 6 нчы октябрендә Девәтернә мәдәният йортында Өлкәннәр көненә карата бәйрәм концерты булды. Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Юсупов Ф.М. тамашачыларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде, концерт азагында мәдәният йорты хезмәткәрләренә, катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Көчек авылында туып-үскән Миләүшә ГЫЙМРАНОВА кул көрәше буенча җиңү арты җиңү яулап сөендерә.

 

Кул көрәше буенча Татарстан беренчелегенә узган ярышларда Әгерҗенең яшь спортчылары сынатмадылар.

 

21 октябрьдә Исәнбай Мәдәният йортында шушы авылда туып-үскән якташыбыз Ринат БӘДРЕТДИНОВ концерты була. 

 

Әгерҗедә яшәүче Фатыйх–Нурдидә Халитовлар тугыз бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары тугач, Коръәнне яттан белгән Фатыйх абзый,  “Әр-рәгъд” сүрәсенең исемен татар әйтелешенә яраклаштырып, Рәгъде дип куша. Ул исем “яшен, ялкын, күк күкрәү”не аңлата. Исеме җисеменә дә, эчке фәлсәфәсенә дә туры килгән Рәгъде ХАЛИТОВ 75 яшендә дә бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән җиң сызганып яшьләр арасында уңышлы эшли.

 

Татарстанның мәгълүмат кыры Россиянең башка төбәкләренә караганда да бай һәм күпкырлы. Әле шушы көннәрдә генә ун еллыгын билгеләп үткән “ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте канаты астында эшләп килүче 96 газета, 15 журнал, 17 телевидение, 11 радио республикабыз халкына бай, киңкырлы мәгълүмат җиткереп тора.

“Без быелгы сезонда үзебезнең алда торган бурычларны үтәсәк тә һөнәри бәйрәмебезне дә эштә каршы алабыз“, – ди “Брус“ ширкәтенең Әгерҗе участогы җитәкчесе Минсәет Мәһәдиев.

 

Бәйрәм, шимбәгә туры килгәнлектән, дүшәмбегә – 6 ноябрьгә күчерелә. Шулай итеп, 4, 5, 6 ноябрь – ял көннәре, 3 ноябрьдә – кыскартылган эш көне.  

 

“Авангард“ Яшьләр үзәгендә “Чакырылыш көне“ узды. Көзге чакырылышта безнең районнан 41 егет солдат каешы буачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International