ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Аларның кулы тигән һәрнәрсә “чәчәк ата“: газета – вазага, кәгазь – аккошка, ярма –картинага, фанер – әкият героена, вак акча “бәхет агачы“на әверелә. Бүгенге бәхетле тормышларын, әйләнә-тирәдәге матурлыкны “Наз“ приюты педагоглары Олеся–Александр ЕГОРОВлар үз максатчанлыклары, сабырлыклары, тырышлыклары белән төзегәннәр.

 

25 октябрьдә Казанда Халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин урамы, 57) Хокук ярдәме көне уздырыла.

Көзге чакырылышта районыбыздан 41 егет солдат каешы буачак. Ә бер атнадан беренче төркем белән дүрт егетебез ерак юлга кузгала. Матур традиция буенча, армиягә алынучы егетләр өчен “Авангард“ Яшьләр үзәгендә “Чакырылыш көне“ узды.

 

–       Кәефебез яхшы, шөкер. Узган атнада пай җирләре өчен ашлык бирделәр. Ике пай җиренә алты центнерга якын арыш һәм арпа алдык. Бераз гына юешрәк, шуңа, иң беренче чиратта, онга нәкъ менә шул ашлыкны тартабыз. Гомумән, малларыбызга кышка җитәрлек ашлык, печән хәстәрләдек. Шуңа күңелебез тыныч. Бу көннәрдә “Нәүрүз“ ширкәте июнь ае өчен хезмәт хакы бирергә җыена икән дигән хәбәр дә бар. Сабыр итеп, яхшыга өметләнеп яшәп яткан көнебез.

10 октябрьгә күрсәтелгән бәяләр буенча Иж-Бубый, Кодаш авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыклардан  Рита Петрова сөтне 17 сум белән җыя.

 

Шаршадыда Рәимовлар гаиләсендә тәрбияләнүче Влад Карабанов НТВ каналында “Ты супер! Танцы“ проектында катнашты.

“Татар кешесенә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк”, - диде Президент.

Гали – Әгерҗе районында 35 хуҗалыгы булган иң кечкенә авылларның берсе. Биредә яшәүче Айрат–Кадрия Рамазановлар, Дамир–Зөлфирә Галиннар, Рафил–Гөлия Фәрхушиннар – дүртәр, Фәнис–Рәхимә Рамазановларның өч сөтлебикәләре бар. Ә Флүр–Гөлчирә Фәрхушиннар гаиләсе тугыз сыер асрый. Гомумән алганда, әлеге кече авылда барлыгы 27 сөтлебикә бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International