ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Әлеге вәзгыять Иске Чекалда һәм Кадыбаш авыллары территорияләрендә күзәтелә.

23 нче октябрь көнне район башлыгы урынбасары Р.Т.Нурисламов, “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакциясе хезмәткәре М.Ягъфарова, авыл җирлеге башлыгы Ф.М.Юсупов авылыбызның хөрмәтле ветераны Закирова Сания Сәләхетдин кызын 90 яшь тулу белән котларга  бардылар.

2нче мәктәпнең 8б сыйныфында белем алучы 16 укучы өчен быелгы уку елы аеруча истәлекле һәм мавыктыргыч башланды. Алар бер айга якын Анапа шәһәрендә Бөтенроссия Президент ярышларында республика данын яклап чыгыш ясадылар.

 

Картаямыни соң йөрәк? Язмамны нәкъ менә шул сүзләр белән башлавымның матур сәбәбе бар. Сишәмбе көн без – районыбыздан бер төркем лаеклы ялдагы яшь йөрәкле ханымнар автобуска төялеп, дүрт йөз чакрым ераклыктагы Казанга – мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалованы искә алу концертына бардык.

 

31 октябрьдә районыбыз педагоглары диагностик тестлаштыру уза.

Быел укучыларның көзге каникулы, бер көнгә озынрак булып, җиде көн дәвам итәчәк.

1 октябрьдән Россиядә көзге чакырылыш башланды. Ул 30 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бу чакырылышта хезмәткә алынырга тиешле 197 егеткә повестка тапшырылды инде. Шуларның 41е бик тиздән илебезнең төрле почмакларына хәрби бурычын үтәргә китә.

 

Бик тиздән районда мәгариф идарәсе оешуга 90 ел тулуны зурлап бәйрәм итәчәкләр. Шул уңайдан педагоглар өчен нәшер ителә торган “Мәгариф“, “Гаилә һәм мәктәп“ журналларының да октябрь саннарының күп өлеше Әгерҗе районының мәгариф тормышына багышланды.

5 ноябрьдә 9 сәгатьтә “Нур“ мәчете мәдрәсәсендә Коръән уку бәйгесе була.

 

Менә бу торт өстенә шоколадтан ясалган туфли куелган. Ә монысы танк формасында килеп чыккан. Ике аккошлысы яшь парларга атап ясалган. Арада төрле чәчәклеләре, мультфильм геройлылары да бар. Якыннары һәм туганнарының яшенә, холкына карап ясый ул аларны. Хәзер инде бәйрәмнәрдә кибеттән торт сатып алуны күз алдына да китерми Гөлия. Нинди дә булса истәлекле көн якынлаша икән, фантазиясен генә эшкә җигә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International