ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе прокуроры Приказы белән Әгерҗе районы прокуроры вазифасына Оксана Николаевна ШУСТА билгеләнде.

 

Бүген Әгерҗенең үзәк мәйданына – район Мәдәният сарае каршына төп чыршы куелды.

Пермьдә көрәш буенча узган Россия чемпионатында Россия Көрәш Федерациясе вице-президенты Равил Ногоманов күп көрәшчеләр әзерләгән тренер Альфред Сабирҗановка “Көрәш“ спорт төре буенча ирешкән уңышлары өчен“ күкрәк билгесе тапшырды.

 

Кичә Казанда “Идел-йорт“  фестиваль-бәйгесенең театр коллективларын бүләкләү тантанасы булды.

 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, район хәрби комиссары Илгиз Галиев һәм үзешчән артистларыбыз, Мари Иле республикасының Сурок бистәсендәге хәрби частьта булып, солдатларның хезмәт итү шартлары белән танышып кайттылар.

 

31 декабрьдә көзге чакырылыш тәмамлана.

Кадыбаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илнара Шәяхмәтова, рус теле буенча Халыкара олимпиаданың I, II турларын җиңеп, йомгаклау турына Мәскәүгә бара.

Татарстан Хөкүмәте учреждение һәм оешмаларны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә. Яшь белгечләрне педагогик һөнәргә җәлеп итү максатыннан өч ел рәттән “Студентларга стипендия белән ярдәм итү“ проекты уңышлы эшли.  

 

Һәр елны Әгерҗедә кыш җитүгә балалар өчен шугалаклар, агачтан таулар ясыйлар. Бу атнада алтын куллы осталар әлеге эшкә керешәчәкләр.

 

Пермьдә көрәш буенча узган Россия чемпионатында Исәнбай егетләре Альмир Шәрәфиев, Рузил Гобәйдуллин, Рәдиф Мөэминов һәм Альмир Рамазанов та катнаштылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International