ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Районда йомгаклау киңәшмәләре башланды. Әгерҗе полиция хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлекләренә беренчеләрдән булып нәтиҗә ясадылар.

 

Әгерҗенең “Спутник“ хоккей командасында шөгыльләнүче 8-9 яшьлек малайлар беренче тапкыр Кукмарада узган республика ярышында катнаштылар.

 

2018 елдан ана капиталына кагылышлы үзгәрешләр керә.

 

“Һәр бала кадерле!“ Бу гыйбарә Красный бордагы “Наз“ приюты хезмәткәрләре өчен күптән тормыш девизына әйләнгән инде. 2016 елның ноябрендә республикада “Бергә булдырабыз“ социаль проекты игълан ителгәч, күп кенә игелек ияләре дә, әлеге сүзләрнең дөреслеген раслап, приютка  ярдәм итәргә алынган. Аларның иганә ярдәме  3 миллион 848 мең сумга җыелган.

Кырындыда яшәүче мөхтәрәм шәхес – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ун китап авторы Габдулла ага Галиев бүген 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

40 елга якын руль артында Тирсәнең данлыклы шоферы Бәгъдәнур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН. Әгәр ул узган чакрымнарны санасаң, җир шарын әйләнеп чыгарга мөмкин булыр иде, мөгаен. Көн-төн дими, яңгыр-буранга карамый юлга чыгып китә ул. Һәм һәрвакыт куелган бурычны намус белән үтәп, билгеләнгән вакытта эш урынына әйләнеп кайта.

 

Быелгы кышкы озын яллар да артта калды. Әлеге көннәрдә дә тормыш гадәти режимда барды кебек. Бары тик һава торышы гына апрель аен хәтерләтте һәм ялларның соңгы көнендә ишеп-ишеп кар яуды. Ә көчәйтелгән режимда эшләүчеләр яллар турында нинди фикердә икән?

 

Әгерҗе районының мөхтәрәм аксакал язучы, олпат шәхес, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Габдулла ага Галиевка бүген – 90 яшь. Аны район һәм авыл җитәкчеләре, каләмдәш дуслары олуг юбилее белән тәбрикләделәр.

 

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров, якыннары Минекамал әби АБЗАЛОВАны 90 яшьлек олуг юбилее белән котладылар.  

2017 елда Әгерҗе районында 306 сабый – 151 малай, 155 кыз дөньяга килгән. 2016 ел белән чагыштырганда, 72 бала азрак туган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International