ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

1 январьдан Татарстанда балалар бакчасына ата-аналар түләве 4 процентка артты. Бу – уртача 120 сум тирәсе.

 

350 баштан артык нәселле сарыклары булган “Муллануров” фермер хуҗалыгын Әгерҗе районында гына түгел, тирә-күрше өлкәләрдә дә яхшы беләләр. Гомерен авыл хуҗа­лыгына багышлаган өч дип­лом иясе – югары белемле агроном, икътисадчы һәм менеджер булган фермер хуҗалыгы җитәкчесе Тәлгат Муллануровны күпләрнең “академик абый” дип йөр­түләре дә тикмәгә түгел.

 

Девәтернә авылының олысы-кечесе кышның һәр көнен файдалы да, кызыклы да итеп уздырып калырга тырыша. 

Актаныш якларында туып-үскән Бибидәнә җиде сыйныфтан соң хезмәт юлын башлый. Башка балалар белән беррәттән олы яшьтәге бабайлар кул белән чәчкән орлыкларны тырма белән күмеп баралар. Актаныштан Шәбезгә күтәреп орлык ташыйлар.

Әгерҗенең “Кадетлар“ футбол командасы белем бирү учреждениеләре арасында уздырылучы спартакиаданың республика этабында җиңү яуладылар.

 

Яшел Үзән шәһәрендә 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелегенә узган чаңгы ярышларында Әгерҗе районыннан да укучылар катнашты.

 

Әгерҗедә күп еллар дәвамында авыл җирлекләре арасында спартакиада уза. Ул үз эченә волейбол, җиңел атлетика, шашка-шахмат, бадминтон, аркан тарту, дартс һәм башка күптөрле ярышларны ала.

2018 елның беренче ае узып барса да, туйлар уздыру буенча районыбызда әлегә тынлык.

 

Үтәгән авылында туып-үскән, 60нчы елларда Түбән Кама шәһәрендә институт тәмамлап, 1967 елдан «Нижнекамскнефтехим» җәмгыятенә слесарь-ремонтчы булып эшкә урнашкан, әлеге предприятиедә баш конструктор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән «уйлап табучы» Миңнерахман НАСЫЙРОВ – күренекле якташыбыз.

 

МӘҮЛИЕВ Радик Рәшит улы “Агрофирма–Әгерҗе“, “Нәүрүз“, “Агро-Престиж“ ширкәтләре директоры итеп билгеләнде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International