ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

18 мартта, якшәмбе, сәгать 10да Әгерҗенең үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли.

16 мартта Кадыбаш мәктәбендә яшь каләм тибрәтүчеләр арасында "Көмеш каләм" фестивале була. Ул быел уналтынчы тапкыр уза. Районыбыз укучылары "Яшь хикәяче", "Яшь хәбәрче", Яшь шагыйрь", "Нәфис сүз остасы" номинацияләрендә осталыкларын күрсәтәләр.

17 мартта "Орешник" ял паркында чаңгы сезонын ябуга багышланган ярыш уза. Әлеге спорт төрен яратучыларны ял паркына көндезге сәгать 11гә көтеп калалар.

Быел Сабантуй бәйрәме район үзәкләрендә 16 июньдә уздырылачак. Чаллы шәһәрендә милли бәйрәмебез - 23 июнь көнне, ә Казанда 30 июньдә билгеләп үтеләчәк. Билгеле булганча, быел Рамазан ае 17 майда башлана, 16 июньдә тәмамлана.

1 апрельдә сәгать 9да Әгерҗенең "Нур "мәчетендә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе була. Алдан язылу өчен телефон: 89872930463.

2018 елдан башлап физик затларның милкенә салым салуга кагылышлы документларны теләсә кайсы салым органына тапшырырга була.

Ижауда сәләтле, уңган-булган, оста кызлар арасында "Татар кызы" бәйгесен уздыру - матур традиция. Быел әлеге бәйгедә Әгерҗе кызы Аидә МӘГЪДӘНУРОВА да катнаша. Бу - аның күптәнге хыялы. Аидә, 1нче гимназияне тәмамлап, ИжГТУда икътисадчы һөнәрен үзләштергән. Мәктәп елларыннан ук җырлап, бик күп конкурсларда җиңү яулаган иде ул. Хәзер Аидә ире Максим...

Борынгы төркиләрдә "ай" сүзе сылу, матур, асыл, якты, нурлы, акыллы, кыйммәтле, бәхетле кебек күчерелмә мәгънәне белдергән. Кадыбаш кызы Айгөлгә бик тә белеп кушканнар исемен: айның шушы һәм гөлнең бөтен сыйфатлары бар анда. Әбисе белән бабасы тикмәгә генә Айгөлем дип дәшмидер аңа. Гаиләдә бердәнбер бала булса да, иркәләнүне белми: йорттагы, бакчадагы...

Халык җыеннарының чираттагысы Салагыш авыл җирлегендә үтте. Җыен башланганчы да, барышында да, тәмамлангач та халык сорауларына җавап алды. Ямурза. Нефтьчеләр яшәүче бай һәм төзек Ямурза авылы алтын куллы осталары белән дә данлыклы. Алар ясаган таш плитәләр, тимердән коелган кием элгечләре, кое һәм эт оясы макетлары фойедагы күргәзмәгә генә сыймыйча, җыен...

Татар авыл мәктәбен тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының ел саен югары уку йортларына БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керүе - безнең өчен куанычлы күренеш. Бу үзе үк туган телнең дәрәҗәсен күтәрә торган күрсәткеч булып тора. Шулай ук үз телеңне камил белү - чит телләрне өйрәнүдә дә "күперчек" ролен уйный. Шушы фикерне дәлилләү...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International