ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2018 ел
җомга

 Бөек Ватан сугышының тынганына 73 ел вакыт үтте.Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.Шушы уңайдан Шаршады авыл җирлегендә  Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бик күп кенә бәйрәм чаралары булып узды.

8 май көнне Яңа Авыл авылында  Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган  тантаналы митинг үткәрелде. Тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән  Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Нугуманов Минихәлил Мөбәрәк улы, район вәкиле- “Әгерҗе урманчылыгы” җитәкчесе Имангулов Равил Усман улы, ООО “Агрфирма-Агрыз” 2 филиалының Яңа Авыл бүлекчәсенең җитәкчесе Кәрәмиев Ильяс  Мәхмүт улы котлады һәм бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International