ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2018 ел
сишәмбе

Тирсәдә гомер кичерүче Рәсимә әби Сабированы 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров котлап, бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.  

29 май көнне сәгать 8.00-12.00 кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе "Кайнар линия" үткәрә. Югарыда билгеләнгән вакыт аралыгында сез Казанда (843)255-25-71 номеры буенча Росреестрның белгечесе Ильсия Казаковага мөрәҗәгать итеп, балалар катнашуы белән торакны алу яки сату үзенчәлекләре буенча сорауларга җаваплар ала аласыз.

Әгерҗе районының 42 егете бу көннәрдә Красный бор авылында хәрби өйрәнүләр уза.

2016 елдан бирле Татарстанда авыл җирлекләре Советлары биналарына капиталь ремонт уздыру буенча дәүләт программасы эшли. Аның кысаларында быел Кырындыдагы авыл җирлеге Советы бинасы капиталь төзекләндерелә.    

25 май көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау“ бәйрәме узды. Унберенче сыйныфны тәмамлаучы – 138, тугызынчыны төгәлләүче 337 егет-кыз өчен ул сөенечле генә түгел, дулкынландыргыч та бәйрәм булды.

“Укучының мәдәни көнлдәлеге“ район бәйгесе җиңүчеләре Тирсәдән Азалия Сибатова, 1нче мәктәптән Сөмбел Шәйхетдинова, Пеләмештән Ирина Михайлова, 4нче мәктәптән Элина Рәхмәтуллина һәм “Иң мәдәниятле әти-әни“ номинациясендә җиңү яулаган Дилә Шәйхетдинова бүген Казанда “Әкият“ курчак театрында узган тантанада катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International