Белешмәләр өчен телефон - 26922
Диспансеризация - профилактик чара. Бу кампаниянең төп максаты - сәламәтлекне саклау, тормыш сыйфатын яхшырту һәм район халкының гомерен озайту.
Тикшерү үтү өчен, беренче чиратта, поликлиникага медицина профилактикасы бүлегенә, ягъни 206 нчы кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефон - 26922.
Авыл халкы башта фельдшер-акушерлык пунктларына мөрәҗәгать итә. Красный көрәшчеләр - участок хастаханәсенә. Исәнбай һәм Кычытканлы халкына үз амбулаторияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Быел диспансеризацияне 2006, 2003, 2000, 1997, 1994, 1991, 1988, 1985 елгы гражданнарга узарга кирәк. 40 елдан соң ел саен диспансерлаштыру узарга кирәк. 1986-2005 елгы затлар профосмотр уза ала. Балаларда диспансерлаштыру бер айлык яшьтән башлана. Кагыйдә буларак, балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөрүче балаларны урыннарда карыйлар. Калганнарын - балалар поликлиникасында.