Бүген стартка бөтен районнан 400гә якын велосипедчы чыкты
Бүген Әгерҗе районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган традицион «Тынычлык велосипеды» уза.
Кучуково авылында тантаналы старт бирелде. Һава шартларына карамастан, бүген стартка бөтен районнан 400 гә якын велосипедчы чыкты. Алар арасында - мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары, район хакимияте вәкилләре, төрле предприятие һәм оешма җитәкчеләре. Колоннаны район башлыгы Ленар Нургаянов җитәкли. Шунысы куанычлы: Гаилә елында акциядә районның спорт гаиләләре дә актив катнаша.
Юл уңаеннан кыска тукталышлар һәм һәйкәлләргә чәчәкләр кую планлаштырыла. Шулай ук велосипедчыларны кайнар чәй һәм тәмле ботка белән сыйлыйлар.
Барлыгы 40км ераклыкны узарга кирәк. Хәзерге вакытта катнашучылар Терси һәм Мордва авылларында тукталышлар ясадылар.