Алдакчылар Ленар Нургаянов исеменнән мессенджерларда хәбәрләр тарата

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Район башлыгы игътибарлы булырга һәм шикле эчтәлектәге барлык хәбәрләрне блокларга сорый


Мәгълүмат алынды, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы исеменнән мессенджерларда мошенниклар эш итә, төрле йомышлар белән хәбәрләр тарата. Бу хакта Ленар Фәридович үзенең телеграм-каналында язган.

"Бу фейк! Мессенджерларда бернинди йөкләмәләр бирмим, телефон номерын алыштырмадым. Игътибарлы булырга һәм шикле эчтәлектәге барлык хәбәрләрне блокларга киңәш итәм", - дип хәбәр итте ул.

Муниципалитет администрациясе кисәткәнчә, уяу булырга һәм явызларның күрсәтмәләрен үтәмәскә һәм нинди дә булса мәгълүматны тапшырмаска кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International