Әгерҗе районында “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясе узды

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Халыкара акциягә әгерҗелеләр тугызынчы тапкыр кушылды


Төрле оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре бүген сугыш турында сөйләшү, балаларга язучылар әсәрләрен уку өчен мәктәпләрдә булдылар. Акциядә шулай ук Яшьләр үзәге, “Форпост” ФООПы волонтерлары һәм активистлары актив катнашты.

Әлеге халыкара акциягә әгерҗелеләр тугызынчы тапкыр кушылды. Инициаторлар булып Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре чыгыш ясады.

"Балаларга сугыш турында укыйбыз" - хәтерне саклау турында акция. Иң мөһиме - үсеп килүче буынга Җиңү тарихы турында сөйләү. Укырга гына түгел, ә җиткерү һәм фикер алышу, хәзерге буын фикерен ишетү.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, акция елдан-ел популярлаша бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International