Әгерҗе балалары “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында агач утырттылар

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Һәр утыртылган агач тыныч буыннар хәтеренең һәм ихтирамының символы булсын.


Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан 6 нчы балалар бакчасында "Хәтер бакчасы" халыкара акциясе кысаларында агач утырту тантанасы булды.

Аның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәркемгә яшел һәйкәлләр булдыру. Мәгариф идарәсеннән килгән кунаклар Кәлимуллина Ләйсән һәм Шамшурин Александр  балалар белән бергәләп агач утыртуда бик теләп катнаштылар. 

Утырту өчен үсентеләрне “Кичке Таң” табигать тыюлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторы Әлфия Нургалиевна тәкъдим итте. Һәр утыртылган агач тыныч буыннарны искә алу һәм рәхмәт билгесе булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International