Салагыш авылы мәдәният йортында зур кичә.

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

Уразай авылында туып үскән, күп еллар инде Салагыш авылында яшәүче Тәнзилә Шахимәрдән кызы Хабибуллинаның “Гомерем агышлары” дип исемләнгән тәүге китабы басылып чыкты. Әлеге уңайдан 10 октяберь көнне Салагыш мәдәнияте йортында зур кичә булып узды. Биредә Тәнзилә Хабибуллинаның иҗатын сөючеләр, хезмәттәшләре, дуслары, якыннары, туганнары, укучылары җыелды, кыскасы залда алма төшәрлек урын да юк иде дисәң дөрескә туры килер.Тәнзилә Шахимәрдән кызы киң кырлы шәхес: укытучы, тәрбияче, композитор, шагыйрә, алай гына да түгел моңлы тавышы өчен аны яратып “сандугач” дип тә йөртәләр икән, Ринат Батталов сүзләренә иҗат ителгән “Моңлы тургай” җыры да нәк менә шуның ачык мисалы булып тора. Кичә Тәнзилә Хабибуллина үзе иҗат иткән “Гомер агышлары”дигән җыр белән башланып китте. Туган авылы Уразай үзешчәннәре: Гафият Нигъматуллин, Илназ Фазлыев, Римма Бахтигараева, Райлә Бариева кичәгә ямь өстәде. Шулай ук кичә барышында: Нәсимә Миннәхмәтова, Гөлия Латыпова мәктәп укучылары Сәрия Солтанова, Гөлдәния Муллахмәтовалар тарафыннан Тәнзилә апаның шигырләре яттан сөйләнелде. Авылыбызның яраткан җырчысы үзе дә көйләр иҗат итүче Дамир Муллахмәтов, мәктәп директоры Айдар җәмәгате Гөлнара Хөснетдиновлар, Райлә Гибадуллина, балачак дусты Галимә Җиһаншиналар,яшьлек дуслары федераль судья Вәзир Шакиров, Кичкетаң авылыннан Нургаян Шарифуллинның улы  чыгышлары кичәне тагы да күркәмләндереп җибәрде. Авыл башлыгы Фәнис Сәетгәрәй улы Фәхриев Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаровның “Рәхмәт хаты”н тапшыруы көчле алкышлар белән күтәрелеп алынды. Сәхнәнең заманча бизәлүе, кичәнең презентация белән бергә үрелеп баруы мәктәп директоры Айдар Минефатих улы Хуснутдиновның зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Аның улы артист Илшат Хабибуллинның чыгышлары кичәне тагы да тулыландырды. Тәүге китабын басарга тәкдим иткән һәм җыярга булышкан Асия Корбангалиевага, Әлфия Иштирякова гаиләләренә китабын чыгаруда бик зур ярдәм күрсәткәннәре өчен Тәнзилә Хабибуллина рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International