12 нче ноябрь көнне Кичкетаң авыл китапханәсендә Мәдәният елы уңаеннан Кичкетаң урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрелде. Бинага килеп кергәндә үк укучыларны әкият геройлары булып киенгән китапханәче апалары Әлфинә Төхбәтова, мәдәният хезмәткәрләре Әлфинә Латыпова, Таңсылу Нәзипова һәм Ләрисә Фәссаева каршы алдылар. Китапханәдә экскурсия төгәлләнгәннән соң “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Билгеле инде, сорауларга дөрес итеп җавап бирүче, матур итеп шигырьләр, әкиятләр сөйләүчеләр берсе дә бүләксез калмады.