Иске Эсләк авыл җирлегенең үтәгән авылы клубында Әниләр көне аеннан "Пар балдаклар" кичәсе булды.

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Иске Эсләк авыл  җирлегенең   үтәгән авылы  клубында Әниләр көне аеннан  "Пар балдаклар" кичәсе булды. Кичә зур күләмдә узды. Үтәгән  авылында бүгенге көндә 46 парлашып яшәүче гаилә бар.Шул уңайдан  барлык парлар да аерым чакыру билетлары белән  чакырылды. ЗАГС һәм туй формасында, табын артында сыйланулар белән үрелеп барды.Катнашучы гаиләләргә төрле номинацияләр буенча " Мактау кәгазьләре","Грамоталар" ,актив катнашучыларга медальләр тапшырылды. Бәйрәмдә катнашучылар  барлык төр уеннарда,ярышларда актив катнашты.Бигрәк тә 57 ел бергә торган пар-78 яшьлек абзый белән  73 яшьлек ханым. Кичәдә борынгы татар халык уеннары,җыр-биюләр  башкарылды.Гармун белән кич утыру йолалары күрсәтелде. Күрше авылдан килгән кунаклар да  45 ел бергә яшәгән юбиляр гаиләне котлап  җыр башкарды. Бүгенге көндә әнә шундый  пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып,яратып,шатлыкларын да,кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче матур парлар булганда авыл яши, гөрли.







ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International