2014 елның 13 декабрь көнендә Кичкетаң авыл мәдәният йортында Кичкетаң авыл егете Сипов Әдилне армия сафларына озату һәм изге бурычын үтәп кайткан шул ук авыл егете Шәрифуллин Салаватны каршы алуга багышланган кичә булды.

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

2014 елның 13 декабрь көнендә Кичкетаң авыл мәдәният йортында Кичкетаң авыл егете Сипов Әдилне армия сафларына озату һәм изге бурычын үтәп кайткан шул ук авыл егете Шәрифуллин Салаватны каршы алуга багышланган кичә булды.

Кичәдә егетләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм авылдашлары катнашты.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Пленумы әгъзасы, Әгерҗе районы имам мөхтәсибе, Кичкетаң авылы имам хатыйбы Хаҗи Мөхәммәтазат Хәзрәт хәер фатыйхасын бирде һәм бүләк тапшырды. Сәрия Рәисовна җитәкчелегендәге балалар бакчасы, Нәзилә Мөхәммәтнуровна җитәкчелегендәге Кичкетаң урта мәктәбе коллективы, балалар һәм укучылар, сыйныфташлары, дуслары, күршеләр һәм авылдашлар аларның балачак чорларын, мәктәп елларын искә төшереп, күңелле концерт номерлары белән аралашып барды һәм аларга истәлек бүләк тапшырылды. Мәдәният хезмәткәрләренең , авылдашларының чыгышлары да бәйрәмгэ ямь өстәде.

Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев егетләр һәм аларның гаиләләре турында җылы сүзләр әйтте, егетләрнең исән-имин йөреп туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде, аларга истәлек бүләкләр тапшырды.

Кичәне алып баручы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамилә Хикмәтуллина егетләрнең икесен дә татарча биюгә һәм алар янына дусларын чакырды. Кичә дәртле татарча бию белэн төгәлләнде.

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International