Җилдән җитез чаңгычылар, басты 08 февраль иртәсендә стартка

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

Җилдән җитез чаңгычылар,

Басты бүген стартка.

 

Мәдәният йорты каршында атна буе белдерү эленеп торгач, чабыш атлары кебек чаңгычыларыбызның йөрәкләре җилкенеп тибә башлады.

Менә ниһаять 8 нче февраль иртәсе килеп җитте. Шундый матур көн, күктә кояш елмая, көне дә көне. Иртәнге сәгать тугыздан Кадыбаш мәдәният йорты тирәсе чаңгычылар белән тулы иде. Иң кечкенәсенә 5 яшь, иң өлкәненә 72 яшь. Һәр елдагыча Мөкатдисә апа Батыршина  чаңгыга басты, аны авылдашларыбыз биюче буларак та яхшы беләләр. Ярышны оештыручылар Кадыбаш авыл җирлеге Советы һәм мәдәният хезмәткәрләре.

Стартка иң беренче булып Кадыбаш мәктәбе укучылары басты. Укучы малайлар арасында беренче урынны 7 класс укучысы Фәрхетдинов Илсаф, 2 урынны-6 класс укучысы Сибатов Әлфис, 3 урын - 6 класс укучысы-Башаров Динар, 4 урын-2 класс укучысы Каюмов Марат, 5 урын - 3 класс укучысы Закиров Рушан. Кызлар арасында беренче урын-Муллахметова Лениза, 2-3 урыннарда - Салихова Алисә, Маликова Алина.

Хатын-кызлар арасында-1 урын-Калимуллина Гөлзирә, 2 урын-Батыршина Мөкатдисә, 3 урын – Закирова Гүзәл.

Иң кечкенәләр арасында - 1 урын –Закиров Нурсолтан-5яшь, 2 урын –Каюмов Шамил 6 яшь.

Мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Сибатова һәр катнашучыга истәлекле бүләк тапшырды.Авылыбыз җитәкчесе Илфат Рамазанов “Алдагы елларда шушы традиция дәвам итсен, чаңгы юллары буш тормасын, гомумән спортның һәр төре файдалы спорт белән шөгыльләнегез”- диде. Ярышны карарга авылдашларыбыз да килгән иде. Әнә Асия Габбасова ике оныгын карарга килгән, Марат белән Шамил кечкенә булсалар да барлык ярышларда катнашалар, дип алар белән горурланып торды.

Ә мин хәбәрче буларак һәр елны чаңгы ярышларын карарга чыгам. Чаңгычыларыбыз, районыбыз ерак, якын булса барыр идек, катнашыр идек,- дип тордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International