13 февраль көнне Девәтернә авылы мәдәният йортында гражданнар җыелышы узды.

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

13 февраль көнне  Девәтернә  авылы  мәдәният йортында  гражданнар җыелышы узды. Гражданнар  җыелышында  Әгерҗе муниципаль  районы башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гатауллин Дилүс Гаскәр улы, төрле  оешма җитәкчеләре, белгечләр катнашты.

Җыелышның көн тәртибе авыл һәм мәктәпнең  кул эшләре осталары,китап күргәзмәсе оештырылды. Мондый чаралар  кечкенә авылларда күркәм йолага һәм осталарның үстерүгә булыша.

Ярминкәләр  уздырылды. Чынлап та монда халык бик күп булды.Авыл халкы бу ярминкәдән кәнагать калдылар.

Авыл үзешчәннәре тарафыннан концерт оештырдылар. Җырчыларыбыз  һәркемнең күңеленә үтеп керерлек  җырлар җырладылар. Биюче апаларыбыз  бик матур итеп  биюләр башкардылар.

Концерттан соң Девәтернә  авыл җирлегенең 2014 елда эшләгән эшләренә авыл җирлеге башлыгы Ф.М.Юсупов нәтиҗә ясады. Халык  җыелышта актив катнашты, үзләренең уй-фикерләре белән чыгыш ясап,җитәкчеләргә  төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Әгерҗе муниципаль  районы башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гатауллин Дилүс Гаскәр улы чыгыш  ясадылар. Төрле программалар һәм алда торган бурычлар белән таныштырдылар.

Район хәрби комиссары- Галиев Илгиз Наил улы –әфганчыларга медальләр тапшырды, бүгенге көндә Ватан алдында хәрби бурычларын үтәүче егетләребезгә, командирларының  Рәхмәт хатларын укып әти-әниләренә рәхмәтен җиткерде.

Җинүнең 70 еллыгына һәм әдәбият елына багышланган музей ачылды. Анда бик күп борынгы экспонатлар  куелды.

Фоторепортажны карарга:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International