Тәбәрле авыл җирлеге территориясендә яшәгән сугыш һәм тыл ветераннарына медаль тапшыру чарасы уздырылды

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

23 февраль көнне Тәбәрле  авыл җирлеге территориясендә  яшәгән  сугыш  һәм тыл ветераннарына  медаль тапшыру чарасы уздырылды.  Тәбәрле авылы китапханәсендә  оештырылган чарага барлык Ветераннар да килә алмаган иде, бары тик 25 Ветераннан  дүртесе генә килә алды.  Медаль тапшыру чарасы  тантаналы рәвештә бик күңелле узды, Тәбәрле авыл җирлге башлыгы Харасов Мирзалиф Миргазизович ветераннарны   якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 70- еллык юбилее белән тәбрик итеп  медальләр тапшырды. Ветераннар Тәбәрле урта мәктәбе укучылары тарафыннан күрсәтелгән концерт номерларын бик яратып карадылар, чара азагында  сугыш  Ветераны  Мухаметдинов Зариф Мухаметдин улы шундый күнелле чара уздырганнары өчен, оештыручыларга, катнашучыларга, дәүләт  хезмәткәрләренә, башлыкларга бик Зур рәхмәтен белдерде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Медаль тапшыру чарасынан  Ветераннарыбыз  бик нык күнелләре булып таралыштылар. Җирлектә яшәгән калган Ветераннарга   юбилей  медале   өйләренә барып  тапшырылды.






ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International