Кичкетаң авыл җирлегендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләре тапшырылды.

2015 елның 6 марты, җомга

Үзләре бәйрәм тантанасына килә алмаган  35  ветеранның йортларына кереп авыл җирлеге башлыгы Нуриев Зөлфәт Равил улы  аларны котлап юбилей медальләре һәм чәчәкләр тапшырды. Алар арасында иң өлкәннәре – 99 нчы яше белән баручы ветеран Сорур апа  Исхакова, 93ен тутыручы Ркоя апа Харисова иделәр. Ветераннар авыр сугыш елларын күз яшьләре белән искә төшерделәр.

Бәйрәм тантанасы Кичкетаң авыл мәдәният йортында  дәвам итте. Анда килгән ветераннарны котлап район вәкиле Бадахшин Алфред Навит улы, район советы депутаты Маннапов Ромель Зөфәр улы һәм авыл җирлеге башлыгы  Нуриев Зөлфәт Равил улы медальләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Кичә матур концерт программасы белән үрелеп барды. “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның чыгышын өлкәннәр бик яратып карадылар. Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән чыгышлар да өлкәннәрне битараф калдырмады. Ә аннары  бәйрәм чәй табыны артында күчте. Ветераннарның  табын артында  сөйләшер сүзләре дә шактый җыелган булган.

Бәйрәмнән өлкәннәребез зур канәгатъләнү белән таралыштылар.


 

Фоторепортажны карарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International