Кичәнең беренче бүлегендә драматург Туфан ага Миңнуллинның “Әнилә һәм бәбиләр” драмасына нигезләнеп “Хатын-кыз бәхете” исемле спектакль куелды.
Әсәрдә кызыл җеп булып сузылган тема – хатын-кызның бәхете – ул бала, аның шатлыгы, бар куанычы бала тәрбияләү. Кичкетаң халык театрының яңа составы да бик талантлы үзешчәннәрдән тупланган яшь врач Зарема Бекбурова, укытучы Аида Әхмәтҗанова, тәрбияче Румия Нәфикова, хезмәткәр Эльмира Җиһангәрәева беренче мәртәбә театр коллективына килеп кушылуларына карамастан чын артистлык сәләтен күрсәттеләр. Сәхнәдә күп мәртәбә чыгыш ясаган Таңсылу Нәҗипова, Ләрисә Фәссаева һәм Әлфинә Латыйповалар да рольләрен оста башкардылар.
Һәр бер кичә-тамашага үзенең бәясен бирү, бәйрәмнәрдә халыкны тәбрикләү, алар белән аралашу мөмкинлеген табу – бу безнең авыл җирлеге башлыгы Нуриев Зөлфәт Рәвил улының авылдагы мәдәният эшенә якыннан торып ярдәм итүе дигән сүз. Зөлфәт Рәвил улы кичәне югары бәяләп үзешчәннәргә олы рәхмәтен белдерде.
Кичкетаң халык театры үз эшен районыбызда яшәүче тамашачыларга да тәкъдим итәчәк әле, авылдагы башка мәдәният йортларында чыгыш ясарга планлаштыралар.