Бүген Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Тирсә авыл җирлегенең тыл ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Ветераннар үзләренә булган игътибарга сөенделәр, зур куаныч белән бүләкләрне кабул иттеләр. Кадерле ветераннарыбызның бәхетле йөзләрен күрү, алардан рәхмәт сүзләре ишетү безнең өчен дә зур шатлык булды.