Кадыбаш авыл җирлеге территориясендә референдум үткәрелде

2015 елның 24 марты, сишәмбе

Шул ук көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре "Нәүрүз" бәйрәме үткәрделәр. Тагын бер гореф -гадәт, барлык начар, тискәре күренешләр үткән елда калсын дип "Карачкы"яндырылды.

 

2015 елныӊ 22 мартында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Кадыбаш авыл җирлеге территориясендә үзарасалымны 200 сум күләмендә кертү һәм гражданнарның үзарасалымны куллану  мәсьәләсе буенча җирле референдум үткәрелде. Үзарасалым түбәндәге җирле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтеләчәк:

- Җирлекнең торак пунктлары чикләрендә  янгын куркынычсызлыгы буенча беренчел чараларны булдыру.

- Кешеләргә һәм корылмаларга куркыныч янаучы  агачларны кисү.

- Зиратларны карап тоту.

-Урам утларын карап тоту.

395 кешенең 387се сайлау участогына килеп тавыш бирделәр. Шул ук көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре "Нәүрүз" бәйрәме үткәрделәр. Кышны озату һәм язны каршылау бәйрәме төрле спорт ярышлары, уеннар белән аралаштырылып барды. Бәйрәмгә килгән халык "нәүрүз" боткасыннан авыз итте .Тагын бер гореф -гадәт , барлык начар, тискәре күренешләр үткән елда калсын дип "Карачкы"яндырылды. Бәйрәмгә килгән халык канәгать булып таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International