Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 55 сугыш һәм тыл ветераннарына Татарстан Хөкүмәте тарафыннан әзерләнгән азык-төлек җыелмасы-бүләкләрне Кичкетаң авыл җирлеге Башлыгы Зөлфәт Равил улы Нуриев һәм авыл җирлеге башкарма комитеты урынбасары Чулпан Мансур кызы Хөснетдинова тапшырдылар. Динә апа белән Гариф абый икесе дә тыл ветераны – 60 ел бергә парлашып яшиләр.
Өлкәннәребез бүләкләрне зур рәхмәт әйтеп кабул иттеләр.