Тыл ветераннарының өйләренә барып бәйрәм белән котладык, матур теләкләр теләдек. Аларга бүләкләр тапшырдык.
Бәйрәм тантанасының икенче өлешендә сугыш һәм тыл ветераннарын котлап авылыбыз үзешчәннәре тарафыннан бик матур концерт куелды.Ветераннарга чәчәкләр тапшырылды.
Моңлы җырлар, матур биюләр, нәфис сүзләр ветераннарыбызны гомерләренең иң авыр мизгелләренә алып кайттылар . Ветераннарыбыз бүгенге тыныч, якты көннәрдә Җиңүнең 70 еллыгын сөенеп каршы алалар.