Ифтар ашы

2015 елның 21 июле, сишәмбе

Рамазан аенда халкыбыз гореф-гадәт буенча ифтар ашлары уздырырга ияләшкән.

Тирсә авылында Рамазан аеның сонгы 10 көнендә «Агро-Кама» ҖЧҖ ашханәсендә  ифтар ашы уздырылды.

Авыл жирлеге башлыгы Ләйсирә Нәфыйкова, ифтарга җыелучыларга  котлау һәм сәламләү сүзләре белән  мөрәҗәгать итте. Ул һәркемгә уразаны соңгы  көненә кадәр тоту өчен  сәламәтлек, рухи ныклык теләде. Әхлакый тәрбиянең әһәмиятен билгеләп үтте. Ул һәркемне бу айда бары күркәм гамәлләр генә кылырга өндәде.

Ифтарга килгән кунаклар арасында  имам Рафис-хәзрәт та бар иде. Ул изге Рамазан ае турында вәгазь сөйләде.

-  Бу айда   тәүбә  итүчеләрнең гөнаһлары кичерелүгә, кылган гамәлләрнең бары изге максатта гына булуына  өмет бермә-бер арта. Шуңа күрә дә,   Рамазан аена кергәч, элек  кылган гөнаһларың өчен  Ходай Тәгаләдән  гафу үтенергә, булдыра алганча яхшы эшләр эшләргә, намазны калдырмаска, әти-әниеңне, якыннарыңны һәм әйләнә-тирәдәгеләрне сөендерергә, башкаларга ачу сакламаска, тәравихларны җиренә җиткереп башкарырга  кирәк, –  диде  ул.

Сәгате-минуты җиткәч, Рафис хәзрәт,  тиешле доганы укыды һәм барлык мөселманнар бергәләшеп авыз ачтылар.

Аннары мөселманнар ахшам намазын уку өчен  тигез  рәтләргә тезелештеләр. Рафис хәзрәт Сәлүк  укыган  Коръән сүрәләрен  тын да алмыйча  тыңладылар.

«Агро-Кама» ҖЧҖ җитәкчесе Нургаянов Ленар Фәрит улы, ифтар  тәмамланганнан соң:

– Мин, безнең авылда дин тотучы мөселманнар куп булганына сөенәм. Бу –  халыкны  берләштерүгә  һәм татулаштыруга бик әйбәт үрнәк. Кешеләрне изгелеккә, сафлыкка, шәфкатьлелеккә өндәвенә  тагын бер дәлил. Ураза тотучылардан үрнәк алып, башка кешеләр дә исламга тартыла башлар. Коръән кануннары буенча яшәүчеләр саны да артыр, – дип  билгеләп  үтте.

– Ифтар ашы уздыру савап эш, шулай ук, мондый мәҗлесләр халыкны бергә җыя, дуслыкны арттыра, – диде Миңнур  апа. – Ифтарны оештыручыларның барысына  да  рәхмәт.  Ходай Тәгалә аларның һәркайсын сәламәтлек белән сыйласын.

Ифтар ашын оештыруга «Агро-Кама» ҖЧҖ җитәкчесе - Нургаянов Ленар Фәрит улы,  авыл жирлеге башлыгы Нәфыйкова Ләйсирә Гомәр кызы, “Тирсә коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ җитәкчесе Закиров Рафил Рәсим улы белән “Авылдаш” ШП җитәкчесе Харисов Равил Райен  улы көч куйдылар. “Агро- Кама” ҖЧҖ ашханәсе кызлары да, хезмәт  күрсәтү өчен чакырылган кызлар да үз вазифаларын җиренә җиткереп, төгәл башкардылар.

“Агрохимсервис” һәм “Нәҗәр” ярдәмче хуҗалыгында  эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерлар өчен ифтар ашы 15 июльдә “Әгерҗе агрохимсервис” ҖЧҖ ашханәсендә узды. Анда шушы оешмаларның җитәкчесе Латыпов Әдил Наил улы үзе дә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International