Әгерҗе районын Яңа елга бизәү буенча йомгак ясалды

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа ел бәйрәменә эшләгән һәм яшәгән урыннарыбызны, шәһәр һәм авылларыбыз урамнарын матур итеп бизәүгә елдан-ел зур әһәмият бирелә. Быел Әгерҗебезнең үзәк урамы күз явын алырдай матур итеп бизәлде. Үзебез дә, кунаклар да сокланып туялмыйбыз.

Үз йорты белән яшәүчеләр арасында да урамнарын иң матуры итеп бизәү өчен ярыш соңгы елларда кызганнан-кыза. Нәтиҗәсе дә сөендерә. Яңа ел бәйрәмнәрендә бигрәк тә кичләрен авыл һәм шәһәр урамнары буйлап баруы аеруча күңелле. Йорт тәрәзәләре, капка төпләре аллы-гөлле утларга күмелгән,  нинди генә кар сыннары юк.  Райондашларның фантазиясенә, осталыгына хәйран калып торасың.

 Яңа ел алдыннан районыбызда һәм шәһәрдә Яңа елга бизәү буенча бәйге игълан ителгән иде. Быелның беренче эшлекле дүшәмбесендә әлеге иҗади конкурска нәтиҗә ясалды.

Авыл җирлекләре арасында:

1 урын – Кичкетаң

2 урын – Красный бор

3 урын – Иске Эсләк һәм Девәтернә.

Әгерҗе шәһәре буенча:

1 урын – Агро-Кама (Ак Барс)

2 урын – Газ-эксплуатация хезмәте

3 урын – Водоканал һәм электр челтәре.

Шәхси предприятиеләр:

ИП Мизирев (“Азинский“ кибете, “Әгерҗе“сәүдә йортында “Мебель“ бүлеге), ИП Тимергалин (“Техноград“), ИП Бәшәрова (Автолидер),  “Пятерочка“ (Сәетов урамы). 

Әгерҗедәге шәхси хуҗалыклар:

1 урын – Юрий-Елена Япаевлар (Восточная ур., 2а)

2 урын – Ринат Хисаметдинов (Партизан ур., 16а)

3 урын – Сергей-Раиса Вахрушевлар (Камал ур., 8) Артур-Лилия Богатыревлар (Чапаев ур., 136).

Район башлыгы Валерий Макаров Яңа ел бәйгесендә актив катнашкан, тирә-юнебезне ямьгә күмгән һәркемгә рәхмәт белдерде, призлы урын алучыларга рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International