Киләсе елга әгерҗелеләр Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен кайчан билгеләп үтәчәк?

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Киләсе елга дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаре:

30 март – Рәгаиб кичәсе (сөекле Пәйгамбәребез с.г.с.нең әтисе белән әнисе никахлашкан көн)

23 апрель – Мигъраҗ кичәсе (пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.нең күккә ашып, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшкән һәм Аның әмерләрен алган кичә)

10 май – Бәраәт кичәсе (гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе)

27 май – Ураза башланган көн 21 июнь – Кадер кичәсе (Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып килә)

25 июнь - Ураза гаете

1 сентябрь – Корбан гаете

30 сентябрь – Гашурә көне (Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с. һәм сәхабәләр ул көнне мөбарәк санап, ураза тоткан)

29 ноябрь – Мәүлид бәйрәме (бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с. дөньяга килгән)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International