Илсөя Бәдретдинова: “Әгерҗе районыннан матур тәэсирләр белән китәбез”

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Бу көннәрдә Әгерҗе районы авыллары Мәдәният йортларында  татар эстрадасының иң яшь, иң талантлы җырчыларыннан тупланган Яңа ел концертлары гөрләде. Илсөя Бәдретдинова,Гөлсирин Абдуллина, Эльвира Хамматова, Азат Абитов, Рәнис Габбазов һәм биючелэр тамашачыларга иң матур чыгышларын бүләк иттеләр. Концертны Илназ Миңнеханов алып барды.

–      Без бу яклардан бик матур тәэсирләр белән китәбез. Сездә халык кунакчыл, табигатегез бик матур. Барлык авылларда да тамашачылар зал тутырып килгән иде. Без бүген рәхәтләнеп биредә ял иттек, таудан шудык, – диде Илсөя Бәдретдинова Көчек Мәдәният йортында тәкъдим ителгән концерт барышында.

Концерт азагында җырчылар тамашачылар белән бергәләп селфи ясадылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International