Тирсә авылы “Яңа елга иң матур бизәлгән җирлек“ бәйгесендә катнаша

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел алдыннан республика программасы буенча төзекләндерелгән Мәдәният йорты территориясен матурлауга бик зур көч куйдык.

Тирсә авылындагы оешма-предприятиеләр – авыл җирлеге Советы, Мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы, газ участогы, янгын сүндерү часте, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, кардан Кыш бабай, Кар кызы, 2016 һәм 2017 ел символлары Маймыл һәм Әтәч, әкият, мультфильм геройлары ясап, аларны төрле төсләргә буядылар. Урман чибәркәе чыршы алып кайтып аны төсле утлар белән бизәп тә куйгач, яктырткычлар сузгач Мәдәният йорты тирәсе зур шәһәрләрдәге кебек бик матур булды. Тренер Сирень Галиуллинның бала-чага өчен агачтан тау ясарга кирәк дигән тәкъдимен дә тормышка ашырдык. Авылыбызның алтын куллы осталары Алик абый Төхвәтуллин, Азат Хикмәтуллин, Сирень абый үзләренең эш кораллары белән ике көн эчендә дүрт метр биеклектә, унбер метр озынлыктагы тауны ясап та куйдылар. 30 градус салкын да киртә булмады осталарга. Тау әзер булган көннән бирле аның тирәсеннән халык өзелми. Көндез генә түгел, кичләрен дә бик күп йөриләр бирегә. Балалары белән әти-әниләр, ялларга шәһәрдән кайтучы авылдашлар таудан шуып, кар сыннары янында фотога төшеп рәхәтләнәләр.

Күп кенә авылдашлар Яңа елга капка төпләренә кар сыннары ясап та сөендерделәр. Менә шулай уртак тырышлык белән бик матурланып каршы алды Тирсә авылы Яңа елны.  Барыгызга да бик зур рәхмәт!

Уртак хезмәтебезнең нәтиҗәсе итеп, «Яңа елга иң матур бизәлгән җирлек» республика бәйгесендә дә катнашырга уйладык. Казаннан килгән комиссия эшебезгә уңай бәя биреп китте. Хәзер нәтиҗәсен көтәбез.

Рафил ЗАКИРОВ,

Тирсә авыл җирлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International