Исәнбай мәдәният йортында тиздән өй туе

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Красный бор, Тирсә Мәдәният йортлары республика программасы буенча капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачып халыкны сөендергән иде инде. Исәнбай Мәдәният йорты да төзекләндереләчәк дигән хәбәрне бу авыл халкы да бик шатланып кабул итте. Ремонт өчен Хөкүмәттән җиде миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде.  

ПРОБЛЕМАЛАРГА НОКТА КУЕЛГАН

1974 елда «Рассвет» колхозы белән Касыйм Мөлеков җитәкләгән чорда районда беренчеләрдән булып кирпечтән төзелгән әлеге мәһабәт бинада косметик ремонттан башка капиталь төзекләндерү үткәрелмәгән булган. 42 елдан соң, ниһаять, исәнбайлыларга да бәхет елмайды. Әле ремонт эшләренә старт быелдан гына бирелергә тиеш булса да, Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге «СтройГигант» ширкәте төзүчеләре эшне көз көне үк башлаганнар.

–Түшәмнән кар, яңгыр сулары үтә башлагач 2012 елда авылдашыбыз – «Татарстан күперләре» ширкәте җитәкчесе Ринат Мухъянов ярдәме белән клуб түбәсен алыштырдык. Әмма залда су үткән урыннар бик ямьсез булып тора иде. Төзүчеләр иң беренче чиратта алты метр биеклектәге түшәмне ясадылар, – ди авыл башлыгы Фәнил Сираев.

Җылылык системасы, электр хуҗалыгы, канализация белән бәйле проблемаларга да нокта куелган. Хәзер биредә бик җылы, якты һәм уңайлы. Гомер-гомергә җил өреп үзәккә үткән тәрәзәләр дә пластикка алыштырылган. Аларга бик матур пәрдәләр дә элгәннәр. Бию залы, фойе да танымаслык булып үзгәргән: идәннәре алыштырылган, стеналар буялган, элмә такталар яңартылган.

Мәдәният йортына керү юлын «Уңайлы мохит» программасына туры китереп эшләүләре дә сөендерә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә хәзер бернинди каршылыксыз мәдәният учагына тамашалар карарга килә ала дигән сүз бу.

– Ремонт вакытында мәшәкате күп булса да, хәзер якты, матур клубыбызга килеп кергәч өнме бу, төшме дип бермәл сокланып карап торабыз, – ди Мәдәният йорты мөдире Алсу Йосыпова.

Шушы ук бинада урнашкан авыл җирлеге Советында ремонт эшләре үткәрелүенә дә сөенеп туялмыйлар.  

– Кабинетларда идән-түшәмнәр, электр хуҗалыгы алыштырылды. Тимер ишек куелды, бүлмәләр зурайтылды. Төзүчеләр эшне кыска вакытта бик сыйфатлы итеп башкардылар. Аларга рәхмәттән башка сүз юк. Тигран Агаджанян да, авылдашыбыз – «ЭнергоСервис» ширкәте җитәкчесе Илфат Ямалиев та эшне гел контрольдә тоттылар, – ди авыл башлыгы.

Әнә шулай, Яңа ел бәйрәмен төзекләнеп, матурланып каршы алды мәдәният учагы. Ачык төсләр белән тышланган клуб ерактан ук балкып, үзенә җәлеп итеп тора хәзер.  

–       Биредә илһамланып эшләргә, матур кичәләр уздырып авылдашларны сөендерергә язсын, – ди Алсу ханым да.

Бик күп эшләр башкарылса да, ремонт эшләренә нокта куелмаган әле.

– Клубның тышкы ягындагы калган эшләрне төзүчеләр язга чыккач төгәлләргә вәгъдә бирделәр, – ди Фәнил Фаиз улы. 

Ә халыктан җыелган үзара салым акчасының бер өлешенә мәдәният учагы территориясен тәртипкә китерергә уйлыйлар.

КӨРӘШЧЕЛӘРГӘ ДӘ СӨЕНЕЧ

Мәдәният йортының элек көнкүреш комбинаты урнашкан бүлмәсендә күп еллар Исәнбай яшүсмерләре көрәш белән шөгыльләнә. Капиталь ремонт вакытында бу бүлмәгә ремонт ясалуга бик сөенгәннәр көрәшчеләр. “Иң мөһиме, душ кабинасы булды хәзер. Тирләп-пешеп шөгыльләнгәннән соң рәхәтләнеп коенып кайтырга була“, диләр.

Биредә яңа көрәш келәме, яшүсмерләргә мускулларын ныгыту өчен тренажерлар да куелган.

–       Якын киләчәктә гимнастика белән шөгыльләнү өчен дә шартлар тудырачакбыз, – ди тренер Рәшит Садыйков.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International