Пеләмеш һәм Варкләд-Бодьяда модульле кибетләр төзеләчәк

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Быел Татарстанда 50-100 хуҗалыклы авылларга 43 модульле кибет төзергә  планлаштыралар. Мондый бәхет безнең районның Пеләмеш һәм Варкләд-Бодья авылларына елмаячак.

Бу яңалыкны район кулланучылар идарәсенең 2016 елга йомгак ясау киңәшмәсендә «Татпотребсоюз» җәмгыяте җитәкчесе Мәхмүт Фәттахов хәбәр итте.

Райпо – бүген кече авылларда яшәүче халыкны азык-төлек, кирәк-ярак белән тәэмин  итүче бердәнбер система. Әнә, узган ел гына да 16 кече авылда яшәүчеләргә ел дәвамында дүрт миллион сумга якын товар сатканнар.

– Сатып алучылардан алдан заявка җыела, аннан график нигезендә машина юлга кузгала. Без халыкны азык-төлек белән генә түгел, көнкүреш әйберләре, мебель, төзелеш материаллары белән дә тәэмин итәбез, – ди райпо идарәсе рәисе Рәфикъ Шәрәпов.

– Кышын кайбер авылларга юл булмау сәбәпле, керә алмаган чаклар да була. Юлларны кардан чистартуга ныграк игътибар бирсәгез иде, – дип борчуын да җиткерде ул киңәшмәдә катнашкан авыл башлыкларына.

Халыкның бигрәк тә икмәк-азык комбинаты, җәмәгать туклануы предприятиесе җитештергән азык-төлеккә ихтыяҗы зур булуы да сөендерә. Бу тармаклар елдан-ел ассортиментны баету өстендә эшлиләр. Әнә, райондашлар яратып ала торган макарон, лимонад, балык янына узган ел «пончик» та өстәлгән. Кибетләрне үзләрендә пешерелгән камыр ризыклары белән көндәлек тәэмин итәләр алар.

–       Дөрес, узган ел онда “бәрәңге чире“ булу аркасында ипинең сыйфаты начарланган иде. Бу ипи җитештерү күләме кимүнең дә төп сәбәбе булды. Хәзер әлеге проблемага нокта куелды,  – ди Рәфикъ Юнысович.

Райпо рәисен кибетләрдә алкоголь продукциясенең 2015 елга караганда 3,5 миллион сумга кимрәк сатылуы да борчый. Моның сәбәпләренең берсе ЕГАИС системасы кертелү дип саныйлар. 41 кибеткә ЕГАИС өчен кирәкле җиһаз алуга гына да 1,5 миллион сум акча тотылган.

– Узган ел җиңелләрдән булмаса да, без республикада алтынчы урында булуыбызга сөенәбез. Быел күрсәткечләрне яхшырту, җитештерү күләмен киметмәү өчен тагын да тырышачакбыз, – диде райпо рәисе киңәшмәдә.

«Татпотребсоюз» идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов та аларны беренче бишлектә күрергә теләвен әйтте һәм моңа ирешүнең берничә юлын да күрсәтте. Шуның беренчесе – хәзерләүләр конторасы эшчәнлеген җанландырып җибәрү.

– Сезгә башка районнардан үрнәк алып эшләргә кирәк. Сарык йоны, хайван тиресе, макулатура җыеп та шактый гына керем алырга була бит. Мин быел бу эшкә ныклап тотыначагыгызга ышанам, – диде ул.

Мәхмүт Габделхәмитович авыл җирендә яшәүче 45 яшькә кадәр сатучылар өчен торак төзү программасы эшли башлавын да хәбәр итте.

– Бу авылларда кибетләрне саклап калырга ярдәм итәчәк, – дип тә өстәде.

Киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Валерий Макаров та райпо системасы хезмәткәрләренә авылларда кибетләрне саклап калу өчен тырышырга кирәклегенә басым ясады.

 

Белешмә:

Әгерҗедә райпо системасына караган – алты, авылларда 39 кибет халыкка хезмәт күрсәтә.

Узган ел ваклап сату күләме 158 миллион сумнан арткан. Бу – бер кибеттә айлык товар әйләнеше 242 мең сум тәшкил иткән дигән сүз. Җан башына 13 мең сумга якын әйбер сатылган.

Райпо системасында бүгенге көндә 175 кеше эшли.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International