Әгерҗе укучыларына ГТОның алтын билгеләрен тапшырдылар

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Әгерҗедә беренче тапкыр ГТО (Хезмәткә һәм оборонага әзер)  нормативларын бик яхшы күрсәткечләргә тапшырган егет-кызларның күкрәкләренә алтын билге тагу тантанасы булды.

–       Сез бу билгеләрне лаеклы төстә күкрәгегезгә тагып йөрергә тиеш. ГТО нормативларын бик яхшы тапшыруыгыз – сезнең спорт белән дус, чыныккан булуыгызның матур нәтиҗәсе ул. Көчсезрәк укучылар сездән үрнәк алырга тиеш. Без сезнең белән горурланабыз һәм уңышлар телибез, – диде спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов егет-кызларга алтын билгеләр тапшырганда.

Әнә алар, күкрәкләрендә алтын билге балкучы районыбыз йолдызлары.

–       ГТО нормативларын бик яхшы күрсәткечләргә тапшыруыма сөенәм. Аерым спорт төре белән шөгыльләнмәсәм дә, тормышымны аннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Мин җиңел атлетиканы яратам. Район күләмендә уздырылучы кроссларда һәрвакыт алдынгы урыннар алам. Безнең 3нче мәктәп командасы – волейбол буенча районда икенче урында. Ун ел бию белән шөгыльләнүем дә миңа гел хәрәкәттә, үз өстемдә ныклап шөгыльләнергә ярдәм итә. ГТОда да озынлыкка сикерү, йөгерү буенча күрсәткечләрем бик яхшы булды, – ди 3нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Айрат Фәссәхетдинов.

Ә менә алтын билгегә лаек булган Сарсак-Омга лицееның 2 сыйныф укучысы Валерия Маркитонова 9 яшеннән үк волейбол уйнау белән шөгыльләнә икән.

–       Тәнәфес вакытында да еш кына спортзалга кереп йөгереп, туп белән уйнап чыгабыз. Менә хәзер акрынлап волейбол уйнарга өйрәнәбез. Без гаиләбез белән спортны яратабыз. Әтием Сергей, нинди генә спорт чарасы уздырылмасын, һәрвакыт команда туплап алып бара. Апам Катя да спортны ярата. Ярышларда гаиләбез белән катнашабыз һәм җиңүләр яулыйбыз, – ди Валерия.

Ә менә Тирсә мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Энҗе Мусина ГТО нормаларын тапшырыйм дисәң, ялкау булмаска кирәк дигән фикердә. Энҗе җиңел атлетика, гимнастика, бию белән шөгыльләнергә ярата икән.

–       Һәрвакыт хәрәкәттә булырга тырышам. Өй эшләре әзерләгәндә дә башны ял иттерү өчен йә йөгереп керәм, йә гимнастика ясап алам, – ди Энҗе.

Сүз уңаеннан: безнең район укучылары арасыннан 27се – алтын, 266сы – көмеш, 162се бронза билге ияләре. Егет-кызларга көмеш һәм бронза билгеләрен мәктәпләрдә тапшырачаклар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International