Полина Крылова - Әгерҗенең баш Кар кызы

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Балалар бакчасына йөргәндә дә һәр Яңа елга Кар кызы булып киенә ул. Балачак иле белән саубуллашуына җиде ел узса да, Чыршы бәйрәмнәрендә Полина – һаман да Кар кызы ролендә.

 

Бик матур, сөйкемле, җыр-биюгә оста, тапкыр сүзле Полина бу рольне һәрвакыт югары дәрәҗәдә башкарып чыга. Балалар бакчасы тормышы еракта калса да, бирегә елга бер тапкыр Кар кызы булып килә һәм нәни дусларына бәйрәм бүләк итә ул.

Әнә шулай, бакчага йөргәндә үк җыр-биюгә сәләте ачыла башлаган кыз музыка буенча педагогларның алыштыргысыз ярдәмчесенә әйләнә. Ә әнисе Екатерина (безнең хезмәттәшебез) аны мәктәптән тыш эшләр үзәгенә бию түгәрәгенә алып килгәч, җитәкчесе Ләйсән Гайфуллина “Мини-мисс” бәйгесендә катнашып карарга тәкъдим итә. Бик күп көч һәм тырышлык куеп әзерләнгән республика бәйгесендә “Кечкенә Фея” дипломына лаек булу Полинага, әйтерсең лә, канатлар куя. Менә шуннан Әгерҗенең сәнгать дөньясындагы кечкенә йолдызына әйләнә ул. Шунысын да әйтергә кирәк: Полина әлеге бәйгедә безнең районнан катнашкан беренче кыз була.

Полина беркайчан да ирешкән уңышлары турында сөйләп, масаеп йөрергә яратмый. Без аның мәктәптә бик яхшы укыганлыгын беләбез. Ул әле дә бию түгәрәгендә бик яратып шөгыльләнә. Полина йөри торган “Кнопочки” төркеменә 2015 елда “Созвездие-Йолдызлык” республика фестиваленең финалында катнашу бәхете дә елмайган иде. Сәнгать мәктәбендә фортепиано классында уку да ошый аңа. Үзен төрле фәннәрдән олимпиадаларда сыный, Яшьләр үзәгендәге “Иреклеләр”, 2нче мәктәпнең “Яшь армия” оешмаларына йөрергә дә вакыт таба. Яшьтәшләре арасында, әнә шулай, кайнап, янып яшәүче Полинага күз генә тимәсен.

–       Ярый әле, Полинаның кечкенәдән биюгә сәләтен күреп алып, аны үстерү өчен мөмкинлекләр тудырганбыз. Хәзер шуның матур җимешләрен күрүебезгә сөенәбез һәм кызыбызга киләчәктә уңышлар, матур җиңүләр насыйп булсын дип телибез, – ди әнисе Екатерина.

...Еллар узар. Полина да, мәктәпне тәмамлап, үзе сайлаган юлдан китәр. Әмма Кар кызы булган чактагы матур мизгелләр аның күңелендә онытылмаслык бер хатирә булып гомер буе сакланыр. 

Лилия РӘСУЛОВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International