Әгерҗедән Николай–Резидә ШАДРИНнар 82 яшьлек ялгыз карт Әнсәр КАДЫЙРОВны үзләренә сыендырган

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанда старт алган “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” проекты кысаларында Әгерҗедән Николай–Резидә ШАДРИНнар 82 яшьлек ялгыз карт Әнсәр КАДЫЙРОВны үзләренә сыендырган. 

ҮЗ КЕШЕГӘ ӘВЕРЕЛГӘН

Әнсәр бабайга һич кенә дә бу яшьне бирмәссең. Әнә, аралашканда да әле шаярта, әле уйчанланып хатирәләргә бирелеп ала ул.

–       Тумышым белән Буа районындагы бер авылдан мин, ишле гаиләдә үстем. Хезмәт юлым Новокузнецкида үтте. Анда ун елдан артык шахтада эшләдем, аннан соң – заводта. Илле елдан артык стажым булган хезмәт ветераны мин, – дип сөйли.

Картлык көнендә ялгыз калган Әнсәр бабайны моннан берничә ел элек язмыш җилләре Әгерҗе якларына алып килә. Ә узган елның октябрендә Шадриннар гаиләсендә яши башлый ул.

–       Әнсәр бабайга кадәр без күршедәге бер әбине тәрбияләдек. Октябрьдә аны соңгы юлга озаттык. Шуннан соң “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” проекты кысаларында Әнсәр бабайны үзебезнең гаиләгә “кунак буларак“ алырга тәкъдим иттеләр дә, риза булдык. “Кунак буларак“ дигәнем –  документлар аша рәсмиләштермичә генә яшәп карау. Шушы вакыт эчендә бер-беребезгә ияләшеп беттек, шуңа хәзер документлар да хәстәрли башладык, – ди Резидә ханым.

Чыннан да, кыска гына вакыт эчендә бабай үз кешегә әверелгән, йортта аңа аерым бүлмә дә биргәннәр.

–       Һәр иртәдә Резидә кайнаган кәҗә сөте эчертә. Аннан кан басымымны, шикәремне үлчи. Кирәк икән, дарулар да бирә. Теләгән ризыгымны әзерләп ашаталар. Кайчан телим, шунда телевизор карыйм, газета-журналлар укыйм. Күңел бушатасы килгәндә рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз, – ди Әнсәр бабай.

Николай тимер юлда тепловоз машинисты ярдәмчесе булып эшли, Резидә – казначылыкта өлкән хисапчы.

–       Эштән кайту белән башта бабай бүлмәсенә ашыгабыз. Оныкларыбыз да кунакка килгәч иң беренче бабайның хәлен белергә керәләр. Безнең өчен туганыбыздай якын кешегә әйләнде инде ул, – диләр.

Ә бабай түземсезлек белән яз җитүен көтә хәзер.

–       Абзарда кәҗә, сарык, куян, тавыклар бар. Шулар янына чыгасым килә. Ишегалдыннан, урамнан бер рәхәтләнеп әйләнеп керсәм, туган авылыма кайтып килгәндәй булыр идем, – ди ул бераз моңсуланып. – Әле дә ярый, шушы гаиләгә килеп эләктем, – дип өстәп куя аннан.

 

ПРОЕКТТА КАТНАШУЧЫЛАР САНЫ ЧИКЛЕ

Әлеге проект нигезендә быел Татарстанда картлар йортына чиратта торучы 30 ялгыз өлкәнне гаиләле итү күздә тотыла.

–       Әнсәр Кадыйров та интернатка урнашу өчен чиратта тора иде. Бүген безнең районнан картлар йортына чират көтүче башка кеше юк. Ә моңа кадәр урнаштырылган дүрт райондашыбыз Чаллы, Алабуга, Сарман картлар йортларында яшиләр. Аларны да гаиләләргә алырга теләүчеләр барлыгын бәян итеп, картлар йортларына хатлар юлланды. Чөнки өлкәннәрне тәрбиягә алырга теләүчеләр тагын бар районыбызда, – ди “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге начальнигы Ольга Еремина.

Пилот проекты гына булганлыктан, әлегә анда катнашучылар саны чикләнгән. Шуңа күрә теләк белдергән гаиләләргә проектта катнашу мөмкинлеге бирелерме-юкмы – хәзергә билгесез.

–       Безнең үзәк хезмәткәрләре тәрбиягә алынучының тормыш шартлары белән һәрдаим кызыксынып торачак. Кирәк икән, психолог ярдәме дә күрсәтелә, – ди Ольга Николаевна.

Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алучы гаиләгә айлык түләүләр дә каралган:

инвалидлыгы булмаган йә III группа инвалидны тәрбияләгән өчен – 4 мең сум;

II группа инвалидны караган өчен – 6 мең сум;

I группа инвалидны тәрбиягә алган өчен – 8 мең сум. Моның өстенә, өлкән кешенең пенсиясенең 75 проценты караучыга бирелә.

–       Алга таба әлеге проект дәвам итеп, тагын да күбрәк ялгызларны тәрбиягә алырга рөхсәт итсәләр, картлык көннәрен якыннарсыз уздырырга мәҗбүр булган өлкәннәрнең тормышы күпкә җиңеләер, иң мөһиме, алар үзләрен кемгәдер кирәкле итеп тоя алырлар иде, – дип йомгаклый Ольга Еремина.             

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International