4нче мәктәптә татар теле ункөнлеге кысаларында “Татар халык ашлары“ ярминкәсе уздырдык. Укучылар бу бәйрәмне ел саен көтеп алалар һәм зур активлык күрсәтәләр. Бу юлы да һәр сыйныфтан милли ашлар – чәкчәк, өчпочмак, гөбәдия, коймак, кыстыбый, кош теле пешереп алып килгәннәр. Өстәл өсте сый-нигъмәттән сыгылып тора иде. Калфак кигән кызлар, ыспай егетләр аларны матур итеп тәкъдим иттеләр. Хәтта бу милли ризыкларны пешерү рецептлары белән дә таныштырдылар. Ярминкәгә әти-әниләр, укытучылар да чакырылган иде. Алар да бик теләп тәм-томнар сатып алдылар. Укучылар кунакларны самавырда кайнаган хуш исле чәй белән сыйладылар. Бу көнне мәктәбебездә миллилек хөкем сөрде.
Төрле кызыклы чаралар аша балаларда телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, йолаларга хөрмәт тәрбияли алуыбызга сөенәбез.
Гөлнара ХУҖАХМӘТОВА,
4нче мәктәп укытучысы.