Әгерҗе укучылары арасыннан “Менә дигән Вожатый“ны сайладылар

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә беренче тапкыр вожатыйлар арасында “Менә дигән вожатый“ дип исемләнгән бәйге узды. 

Бәйгедә башлангыч сыйныф оешмалары белән эшләүче 7-10 сыйныфта укучы егет-кызлар катнашты. Үзләренең менә дигән вожатый икәнен раслар өчен аларга тапкырлыкларын, фикерләү сәләтен, тәрбия ысулларын, хәтта педагогик алымнарны да күрсәтергә туры килде. Биремнәрдән тыш, вожатыйлар мәктәптәге эшләрен чагылдырган стена газеталары да ясап килгәннәр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча “Менә дигән Вожатый“ булып 3нче мәктәптән Евгения Петрова калды. Икенче урында – 1нче гимназиядән Владислав Савинов. 3нче урында –1нче гимназиядән Данир Закиров. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International