Әгерҗедә яңа маршрут ачылды

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Халык үтенечен истә тотып, 6 февральдән Әгерҗенең тимер юл вокзалы белән олы базар арасында яңа автобус маршруты ачылды.

Беренче автобус иртән 4.45 сәгатьтә тимер юл вокзалы яныннан кузгала.  8.45 сәгатькә кадәр автобус сәгать саен вокзал яныннан китеп торачак. Ә менә алдагылары 11.30 сәгатьтә һәм соңгысы 18 сәгатьтә була.

Зур базар яныннан беренче автобус 5 тулып 15 минутта китә. 8 тулып 15 минутка кадәр сәгать саен була, аннан 9.45 сәгатьтә, көндезге 12дә һәм кичке 17.30 сәгатьтә кузгала. Соңгы тукталышларда автобуслар 10ар минут тора.

Автобус тукталышлары: Восточная һәм Кунгуров урамнары кисешкән урын, “Ласточка“ кибете (М.Җәлил урамы), Агрызская урамында 15нче райпо һәм “Партизанский“ кибетләре.  К.Маркс урамында –  69нчы йортта урнашкан тулай торак каршында (элеккеге хастаханә бинасы), “Пегас“ кибете, халыкны социаль яклау бинасы, МТС, зур базар. 

Имин юллар сезгә, хөрмәтле райондашлар!      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International